Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Салым декларацияләрен вакытында тапшыр!

Соңгы елларда Татарстан халкының салым түләү системасы турындагы белемнәре шактый яхшырган. Татарстанлылар арасында салым декларацияләрен тапшырудан качып йөрүчеләр яки бу турыда онытучылар саны елдан-ел кими бара... Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин хәбәр итте. Штрафлардан качып булмаячак... Билгеле булганча, хәзерге вакытта...

Соңгы елларда Татарстан халкының салым түләү системасы турындагы белемнәре шактый яхшырган. Татарстанлылар арасында салым декларацияләрен тапшырудан качып йөрүчеләр яки бу турыда онытучылар саны елдан-ел кими бара...


Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин хәбәр итте.

Штрафлардан качып булмаячак...

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда 2015 ел өчен керемнәрне декларацияләү кампаниясе дәвам итә. Әгәр дә кеше ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән; фатирын, бүлмә яки башка шәхси милкен саткан яки арендага биргән; лотореяда откан икән, ул салым органнарына махсус декларация тәкъдим итәргә бурычлы.

- Әлеге затлар салым декларацияләрен 30 апрельгә кадәр тапшырып бетерергә тиеш. Агымдагы елда без бу документларны барлыгы 300 мең кешедән көтәбез. Хәзерге вакытта исә тиешле органнарга декларацияләрен нибары 160 мең кеше генә тапшырды әле. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 14 мең кешегә күбрәк, - дип ассызыклады Андрей Никиташин.

Салым декларацияләрен тапшырудан качып йөрүчеләргә килгәндә, узган ел андыйлар декларация тапшырырга тиешле затларның 6-7 процентын тәшкил иткән. Аларга салынган штрафлар күләменең исә 7 миллион сумнан да артып киткәнлеге мәгълүм.

Электрон рәвештә тапшыр

Агымдагы елда салым декларацияләрен тапшыру системасына бераз үзгәрешләр дә кертелгән икән. Моңа кадәр халык арасында әлеге документларны салым органнарына шәхсән китерү яки махсус хат белән салу аеруча популяр булса, хәзер исә салым декларацияләрен электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Иң мөһиме - бу хезмәт халык арасында елдан-ел популярлаша. Моның өчен салым түләүчегә үз шәхси кабинетына керү дә җитә.

- Әлеге зат шәхси кабинетында үзенең электрон имзасын урнаштыра. Бу - бушлай эшләнелә. Шул рәвешле, ул электрон документларга кул кую мөмкинлеге ала. Хәзерге вакытта 11 меңнән артык татарстанлы үз салым декларацияләрен нәкъ менә интернет аша тапшырды инде, - дип белдерде җитәкче.

Әле алай гына да түгел, агымдагы елда салым декларацияләре тапшыручыларга ярдәм йөзеннән 15-16 апрель көннәрендә салым органнарында ачык ишекләр көне дә оештырылачак. Биредә ул махсус декларацияне тапшырып кына калмый, ә үзен кызыксындырган сорауларга җавап табу мөмкинлеге дә ала.

- Бу чара халык арасында аеруча популяр. Ачык ишекләр көнендә салым органнарына ким дигәндә 10 меңнән артык кеше килә, - дип белдерде Андрей Никиташин.

Рәмзия Закирова
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев