Теләче Информ

Теләче районы

Язмалар

Татарстан синоптиклары: Казан халкы кышның иң салкын төнен уздырды

Казанда узган төндә 2017-2018 еллардагы кышның иң салкын төне булды. Казанның Авиатөзелеш районында төнлә термометр баганасы 29,4 градус салкынны күрсәтте. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр. "2011 елда бу төндә тагын да салкынрак булган. "Казан-Лачын" метеостанция мәгълүматлары буенча, ул чакта Авиатөзелеш районында температура 31,7 градуска...

Казанда узган төндә 2017-2018 еллардагы кышның иң салкын төне булды. Казанның Авиатөзелеш районында төнлә термометр баганасы 29,4 градус салкынны күрсәтте. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр.

"2011 елда бу төндә тагын да салкынрак булган. "Казан-Лачын" метеостанция мәгълүматлары буенча, ул чакта Авиатөзелеш районында температура 31,7 градуска кадәр төшкән булган. Казан буенча әлеге көнгә абсолют рекорд 33,8 градус салкын. Мондый температура шәһәрдә 1898 елда күзәтелгән", - дип сөйләде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

23 февральдән республикада салкын һава торышы күзәтелә. Төнге сәгатьләрдә 20 - 25 градус салкын, аязганда аерым районнарда 30 градуска кадәр салкын була. Көндезен -10, -17 градустан артмый, уртача тәүлеклек температура нормадан 5 - 10 градуска түбән.

Февраль ахырында тагын да салкынрак һава торышы соңгы тапкыр Татарстанда 2011 елда күзәтелгән. Ул чакта төнлә 25 - 30 градус салкын булган, урыны белән -38 градуска кадәр төшкән.

Реклама
2VtzquYYXcQ

"Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк. Көньяктан кергән циклон хәлне үзгәртә. 27 февральдә республикада буран һәм кар явачак. Татарстанның көньягында кар көчле булачак. Температура төнге сәгатьләрдә 12 - 17 градуска кадәр салкын, аязганда 24 градус салкын булачак. 27 февральдә максималь температура көндез -10 нан -15 градуска кадәр, көнбатышта -18 градуска кадәр булачак", - диделәр Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

28 февральдә һәм 1 мартта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 22 - 27 градус салкын, аязганда -31 градус булыр дип фаразлана. 28 февральдә көндез температура 12 - 17 градуска кадәр күтәрелә, 1 мартта көндез -9, - 14 градус булачак.

2 марттан Татарстанда температура күтәрелә барачак, уртача салкын һава торышы күзәтеләчәк.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ