Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче муниципаль районы Советы утырышында 2016 елга район бюджеты беренче укылышта кабул ителде

Бүген, 20 ноябрь көнне 07.00 сәгаттә районның администрация бинасының актлар залында Теләче муниципаль районы Советының дүренче пленар утырышы булды. Көн тәртибенә куелган темалар: 1. 2016 елда Теләче районында социаль-икътисади үсеш фаразлары турында. 2. Теләче муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты турында (беренче укылыш). 3. Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнарына...

Бүген, 20 ноябрь көнне 07.00 сәгаттә районның администрация бинасының актлар залында Теләче муниципаль районы Советының дүренче пленар утырышы булды.

Көн тәртибенә куелган темалар:

1. 2016 елда Теләче районында социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.

2. Теләче муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты турында (беренче укылыш).

3. Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнарына биреләчәк кайбер яңа вәкаләтләр турында.

4. 17.04.2015 датада Теләче муниципаль район Советы кабул иткән 259 нчы номерлы "Об утверждении Положения о проверке достоверности и полноты сведений, представляемых гражданами, претендующими на замещение должностей муниципальной службы...." дигән карарның көче беткәнлеген раслау турында.

Районның 2016 ел өчен бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде, һәм шуңа бәйле рәвештә 2015 елның 2 декабренә ачык тыңлаулар булачагы билгеләнеп куелды. Әлеге утырыш Советның киңәшмәләр залында үтәчәк, 9.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев