Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Теләче районындагы әйдәп баручы эксперты Эльмира Равил кызы Кәримова белән ЕГАИС системасы турында сөйләшү

Мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннан Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган спиртлы эчемлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә...

Мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннан Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган спиртлы эчемлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Ягъни барлык кибетләргә һәм складларга тиешле җиһазлар куелырга тиеш иде.
Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләр бу яңалыкны ничек кабул итте? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Теләче районындагы әйдәп баручы эксперты Эльмира Равил кызы Кәримова белән ЕГАИС системасы турында сөйләштек.


- Эльмира Равилевна, әлеге яңалыкны безнең районда ничек кабул иттеләр?

- Бездә яңалык һәрчак авырдан кабул ителә. Бу юлы да шулай булды. Әлеге системаның үз кыенлыклары килеп туды. Беренче булып, бәясе турында уйладылар. Арзан әйбер түгел, һәр кибеткә куя башласаң, эшмәкәрләрнең кесәләренә суга торган яңалык. Әмма читтә калып булмый, тормыш шуны таләп итә. Аның белән ничек эш итәргә кирәклеген дә аңлау бик җиңелләрдән булмады. Бу система белән эшләү беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, аның үз нечкәлекләре бар. Шуларны күздә тотып, атна саен видеоконференцияләр, алкоголь продукциясе сатучы кибетләрнең белгечләр белән, күпләп сатучы оешмалар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында очрашулар, консультацияләр оештырылды. Нәтиҗәдә бүген Теләче районы буенча алкоголь продукциясе сатучы 62 кибет әлеге системага кушылды.

- Агымдагы елның 1 июленнән шәһәрләрдәге ваклап сатучы кибетләр, ә 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендәге сатучылар да бу системага тоташмаган очракта, исерткеч эчемлекләр сата алмаячак. Авылларда бу мәсьәләне хәл итү кыенлык тудырмасмы?

- Әйе, 2016 елның 1 июленнән шәһәрләрдә, шул исәптән безнең районда да, кибетләр акциз маркаларындагы мәгълүматны укып, ЕГАИС системасына җибәрә торган сканерлар белән җиһазландырылырга тиеш. Авыл кибетләре шундый сканерлар кулланып, киләсе елның июленнән сата башлаячак. Тик менә авылларда әлеге җиһазлар урнаштыруның кыенлыклары җитәрлек. Кайбер авылларда интернет түгел, хәтта телефон да тотмый. Монда уйланырлык урын бар әле. Бу урында шуны да искәртү артык булмас, ваклап сату оешмаларына 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе сатуны журналда исәпкә алып барырга кирәк. Электрон яки кәгазь вариантта.

- Барлык сатылган алкоголь продукциясе әлеге системага кертелеп бетмәгән очракта нинди куркыныч яный?

- Административ җаваплы-лыкка тарта башлаячаклар. Штрафларның күләме дә билгеле: рәсми затларга 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум. Әлеге штрафлар 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш иде, тик хөкүмәтебез эшмәкәрләргә бу система белән эшләргә күнегеп бетү өчен бераз вакыт бирде. Штрафлар 2016 елның 20 апреленнән салына башлаячак.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәйхиева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев