Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ул тулаем параличлана, ире дә 4 баласын калдырып чыгып китә, әмма… [тормыш хәле]

Туйда яшь парлар шатлык-сөенечтә, авырлыкта да бергә булырга дип бер-берсенә вәгъдә бирә. Әмма тормыш кайчакта көтелмәгән сынаулар биреп, беренча карашка аерылмас ярларны да аера ала икән. Бергә гомер иткән еллар да, балалар да, биргән вәгъдәләр дә китәм дигән кешене туктата алмый. Нәрсә бу: куркумы, җавапсызлыкмы, әллә мәхәббәтнең беркайчан да булмавының...

Туйда яшь парлар шатлык-сөенечтә, авырлыкта да бергә булырга дип бер-берсенә вәгъдә бирә. Әмма тормыш кайчакта көтелмәгән сынаулар биреп, беренча карашка аерылмас ярларны да аера ала икән. Бергә гомер иткән еллар да, балалар да, биргән вәгъдәләр дә китәм дигән кешене туктата алмый. Нәрсә бу: куркумы, җавапсызлыкмы, әллә мәхәббәтнең беркайчан да булмавының дәлилеме? //Tatar today//

Риона Келли исемеле 4 бала анасы да җидти авырып киткәч япа-ялгыз кала. Ире, хатыны хастаханәдә булганда, дүрт баласын калдырып чыгып китә.

2015 елның мартында Риона бик җидти һәм сирәк очрый торган паралич кичерә. Нәтиҗәдә, ул тулаем хәрәкәтсез урын өстендә кала. Әлеге авыру - тормышның иң зур сынавы була. Шуңа өстәп, ире дә ошанычсыз кеше булып чыга. Риона башта әлеге сынауны җиңмәс дип уйлый, әмма балалар хакына үз-үзен кулга ала.

Берничә ай хастаханәдә ятканна соң, аңа өйгә кайтырга рөхсәт бирелә. Риона шул ук көнне аякка бастыра алырлык тренер эзли башлый. Кит исемле егет аның якын кешесенә әйләнә. Ул аны дәвалаучы гына түгел, киләчәккә өмет уятачы да була. Ә соңыннан, Кит белән Рионна арасында мәхәббәт хисләре туа. Һәм менә инде 11 ай дәвамында алар бергә, Рионаның балалары да Китны якын итә, ярата.

Менә шулай итеп көтелмәгән авырлык, ике кешене очраштыра, кавыштыра һәм бәхетле итә.

Мәгълүмат www.inspiremore.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев