Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яңа төр ягулык мичләре җылылыкны янга калдырачак

Энергия саклау ул шәм яктысында уку яки учак ягып аш пешерү дигәнне аңлатмый. Биредә рациональ куллану турында сүз бара, ул табигать ресурсларын гына түгел, ә акчаларыбызны да янга калдырырга ярдәм итә, чөнки коммуналь тарифлар елдан-ел арта бара! Уңайлыклар сакланган хәлдә, энергия ресурсларын ничек янга калдырырга соң? Россия закон белән бергә...

Энергия саклау ул шәм яктысында уку яки учак ягып аш пешерү дигәнне аңлатмый. Биредә рациональ куллану турында сүз бара, ул табигать ресурсларын гына түгел, ә акчаларыбызны да янга калдырырга ярдәм итә, чөнки коммуналь тарифлар елдан-ел арта бара!

Уңайлыклар сакланган хәлдә, энергия ресурсларын ничек янга калдырырга соң?

Россия закон белән бергә атлый һәм энергия ресурсларын куллануны киметү буенча актив сәясәт алып бара. 2009 елда "Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында" закон кабул ителгән иде. 2010 елда энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә керде. Ил алдында зур максат тора - тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 2020 елга кадәр 40 процентка киметү.

Районыбызның кайбер бюджет оешмалары да шушы максатны алга куеп, "Татарстан Республикасында бюджет оешмаларының җылылык челтәрен модернизацияләү" дип аталган республикакүләм программа нигезендә быел җәйге айларда район үзәк хастаханәсе бинасын җылыту өчен яңа, заманча ягулык мичләре монтажланды. Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә җитештерелгән РS -H-500 маркалы мич (ике данә) район үзәк хастаханәсе бинасын җылытачак. Узган ел әлеге шәһәрдә җитештерелгән мичләрнең РS-Н-600 маркаласы - район мәдәният йортын, РS-Н-60 маркалысы - район Сәнгать мәктәбен җылыту өчен монтажланган иде. Ә Теләче Туган якны өйрәнү музеена Италиядә эшләнгән "Аристон-24" миче куелган иде. Җылылыкны янга калдыручы, экологик яктан күпкә чиста булган мичләрне Туймазы заводының Татарстандагы рәсми дилеры Вәкил Нуруллин белән монтажчы Ленар Мифтахов монтажлады.

Яңа төр мичләр өчен котельная да, оператор да кирәкми. Электрон хисаплагыч исәп-хисап эшләрен төгәл алып барырга ярдәм итәчәк. Элек бу биналар җаваплылыгы чикләнгән "Тюлячинские тепловые сети" ширкәте карамагында булган квартал миченнән "туена" һәм зур югалтулар кичерелә иде. Ягъни трассадагы җылылык күзгә күренеп һавага очты.

Автоном мичләрне монтажлау эшенең подрядчысы җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте. Субподрядчысы "Регион - ГАЗ -16" ширкәте."Цереком" ширкәтенең баш инженеры әйтүенчә, район үзәк хастаханәсе бинасын җылытачак мичнең җылылыкны янга калдыруына ышаныч зур. Аннары, дәвалау учреждениесе бүлекләренә җылылыкның автоном рәвештә һәм тигез бирелүенә дә өмет зурдан. Яшерен-батырын түгел, моңарчы кышкы айларда хирургия һәм гинекология бүлекләрендә үтә җылы, ә янкормада урнашкан терапия һәм балалар бүлекләрендәге палаталар шактый салкын була иде. Алга таба әлеге дисбаланс юкка чыгар дип ышанып калыйк.

Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар

2
X