Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан битараф узып китмик (булган хәл)

Беркөнне Казанга барырга туры килде. Район үзәгендә яшәгәнлектән, кала тормышы бөтенләй үзгә тоелды. Дөрес, хәзер район үзәкләре дә зур шәһәрләрдән калышмыйлар. Шулай булса да, Казан, Казан инде ул, анда хәлләр мөшкелрәк. Ике миллионга якын кеше яшәсә, шуның кадәр уй-хисләр, кичерешләр һәм проблемалар дигән сүз. Арада аегы да, исереге дә, акыллысы,...

Беркөнне Казанга барырга туры килде. Район үзәгендә яшәгәнлектән, кала тормышы бөтенләй үзгә тоелды. Дөрес, хәзер район үзәкләре дә зур шәһәрләрдән калышмыйлар. Шулай булса да, Казан, Казан инде ул, анда хәлләр мөшкелрәк. Ике миллионга якын кеше яшәсә, шуның кадәр уй-хисләр, кичерешләр һәм проблемалар дигән сүз. Арада аегы да, исереге дә, акыллысы, акылсызы да бар. Кемнәрдер сау-сәламәт, икенчеләр, саулыкка туена алмый.

Аптекага кереп барышым. Ишек төбендә таякка таянган ир-егет басып тора. 26-28 яшьләр чамасы булыр үзенә. Мин аптекадан кире чыкканда ул ишек төбенә егылган иде. Үзе калтырана, сөйләшә алмый, кесәсеннән шприц күренеп тора. Наркоман... Башка килгән уйның иң беренчесе шул булды. Бәлкем, исеректер дигәне, икенчесе иде. Мин кире аптекага кереп, ярдәмгә фармацевтны чакырдым. Ул баскыч төбенә чыгуга: " Гел монда ул, туйдырды инде, әле генә шприц белән дару алган иде", - диде. "Бәлкем, "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртырсыз? - дигәч, кире аптекага кереп китте. Ишек төбендә тагын берничә кеше күренсә дә, тик алар кеше аркылы атлап аптекага керергә кыймадылар, кире борылып, кайсысы кая киттеләр.

Нигә без башка беренче килгән уебызга өстенлек бирәбез? Аптека ишеге төбендә егылган кеше чыннан да авырудыр? Бәлкем, аны йөрәк өянәге тотып алгандыр? Кем белгән?.. Беребез дә, мин мондый хәлдә калмамын дип, гарантия бирә алмый. Үзебезне шул кеше урынына куеп карыйк. Бер-беребезгә шул дәрәҗәдә битараф булмасак ярар иде. Әллә соң бездә бер-береңә ярдәм итү, кул сузу дигән кебек гамәлләр бетеп барамы? Юк дип ышанасы килә.

Регина Хәнипова, Теләче авылы.

фото: tour2petersburg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев