Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ышанычлы һәм сыйфатлы

“Күзне бозарга да, дәваларга да мөмкин...”

Шушы көннәрдә Арча шәһәрендәге әтиле-кызлы Рәүф һәм Гүзәл Хәкимоваларның оптика салонында булырга туры килде. Һәр клиент белән ягымлы аралашулары, киңәшләре белән ярдәм итүләре соклану уятты. Мин булган бер сәгать вакыт эчендә генә дә алар унлап клиентның гозерен үтәргә өлгерде.

  • Күзлек белән күзне бозарга да, дәваларга да мөмкин. Теләсә кайдан күзлек сатып алмасыннар иде. Ышанычлы белгечләрдән генә файдалы киңәш алырга мөмкин. Күзләр бик нечкә орган, аларны сакларга кирәк, - дип борчылуын белдерде медицина оптигы өлкәсендә 48 ел эш тәҗрибәсе булган Рәүф Хәкимов. Әлеге салонга бер килгән кеше икенче юлы да алар янына килә. Чөнки биредә үзләренә туры килгән күзлекне алып китәчәкләренә шикләнми алар. Материаллары булганда 15-20 минут эчендә күзлекне ясап та бирәләр. Күбрәк Мәскәүдән кайтартылган чимал белән эш итсәләр, соңгы елларда Япониянең Xoya фирмасы белән дә килешү төзелгән. – Линзалар арасында аерма булганын хәзер күпләр аңлый. Яхшы күрер өчен сыйфатлыларын сайларга кирәк. Без чын пыяла белән эшләргә тырышабыз. Пластмассларга артык өстенлек бирмибез, - ди Гүзәл Хәкимова. Рецептларны яңадан бер кат тикшерәләр. Күп очракта язудагы белән чынбарлыктагы линзалар туры килмәскә мөмкин. Үзләренә туры килгәненә төгәл инангач кына, үз эшләренең осталары күзлек әзерләүгә керешә. Кул астында кирәкле материал булмаса, бер атнадан килеп аласы була. – Арчадан гына түгел, күрше-тирә районнардан да күзлек ясатырга киләләр. Казанда яшәүче унбер айлык сабыйга да күзлек ясап бирергә туры килде хәтта. Яшь ярымнар булгач, ул бала белән килеп рәхмәт әйтүләре аеруча күңелгә рәхәт булды, - дип хатирәләре белән дә уртаклашты салон хуҗасы. – Күзлек белән сак эш итәргә кирәк. Кайсыберсе суыкта чатнап сына, линзасы кыршыла. Күзлекләрне махсус салфетка белән чистартырга, футлярда сакларга, ике кул белән тотып кияргә һәм салырга кирәк, - дип, үзенең киңәшләрен дә бирде ул. Кыскасы, бер тапкыр булса да үзе белән аралашып, күзлек кирәксә, Арча шәһәре, Совет урамы, 22 йортта урнашкан (типография бинасы) оптика салонына барып кайтыгыз әле. Хәкимовлар төшке ашсыз эши. Клиентка ашыгыч кирәк булганда ял көне дә ярдәм итәчәкләр. Үкенмәссез!

Алинә Шәмәрданова.

Реклама хокукында

*Ташламаларны шәхси эшмәкәр Хәкимова Г.Р. ясый.

Белгеч белән киңәшү мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев