Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50% ташлама алачак

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50 процентлы ташлама алачак. 2016 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 437нче Федераль закон үз көченә керә. Республиканың баш инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда...

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50 процентлы ташлама алачак. 2016 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 437нче Федераль закон үз көченә керә.

Республиканың баш инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 99 процентын 20 көн дәвамында яртысын гына түләп булачак. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге кешегә бирү һәм РФ административ хокук бозулар кодексының 12 бүлегендә каралган хокук бозулар гына искәрмә булачак.

«Бүген мәгълүмат системасы шундый итеп эшләнгән ки, 20 көнлек вакыт узган икән, штрафның 50 процентын гына түли алмыйсыз. Әлеге вакыттан соң штраф автомат рәвештә тулыга әверелә. Бу процесста кеше факторы катнашмый. Түләнгән штраф кире кайтарыла, әмма моның өчен билгеле процедура узарга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда полиция хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләр өчен 21 меңнән артык административ материал төзегән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча судлар штраф түләмәүчеләргә арест салу турында 5,5 меңгә якын карар кабул иткән, 12,5 меңнән артык кеше штрафка тартылган, 464е мәҗбүри эшләр рәвешендәге җаваплылыкка тартылган.

Штрафларны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында яки электрон почта адресларына фотовидеотеркәү приборлары теркәгән административ хокук бозулар турындагы эшләр буена карарларны җибәрү аша белергә була.

Шунсын да әйтергә кирәк, штрафларны ышанычлы кредит учреждениеләрендә түләргә һәм квитанция-ләрне сакларга кирәк.

Лилия Кыямова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев