Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Юллар чатында

Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә

Бүген көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны бәрдерә. Фаҗигә булган урынга ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә....

Бүген көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны бәрдерә.

Фаҗигә булган урынга ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә. Малайны кома хәлендә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр.


Нет комментариев