Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Питрәч районындагы авариядә «Лада» автомобиле шоферы һәлак булган

Питрәч районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм Башкортстан номерлары куелган «Валдай» йөк автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә. М7 трассасының 875 нче чакрымында Татар Казысы авылы янында «Лада Лагрус» автомобилен идарә иткән 37 яшьлек ир-ат тизлеген арттырып каршы як...

Питрәч районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм Башкортстан номерлары куелган «Валдай» йөк автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

М7 трассасының 875 нче чакрымында Татар Казысы авылы янында «Лада Лагрус» автомобилен идарә иткән 37 яшьлек ир-ат тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм азык-төлек төялгән йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган пассажирын Казанның травматология үзәгенә озатканнар.

Һәлакәт булган урында Шәле авылының патруль-пост хезмәте инспекторлары, полицейскийлар һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев