Питрәч районындагы һәлакәттә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган
Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте кичә Мәскәү - Уфа юлының 872 нче чакрымында килеп чыккан. Чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Хендэ» автомобиле белән «маңгайга-маңгай»...
Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Мәскәү - Уфа юлының 872 нче чакрымында килеп чыккан.
Чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Хендэ» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» килгән. «БМВ» шоферы шунда ук һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев