«Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүче исерек ир-атны тоткарлау турында видео чыкты
Юллар чатында

«Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүче исерек ир-атны тоткарлау турында видео чыкты

Каршеринг автомобиль белән җиңел машина катнашындагы һәлакәт кичә көндез Царицыно бистәсендә Каспий урамында булган.

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качарга омтылган «Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүчене тоткарлау турында видео чыкты.

Видеода дуамал йөртүчене берьюлы берничә ир-атның (икесе полицейский) тынычландырырга тырышуы күренә.



«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Царицыно бистәсендә Каспий урамында «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобиленең исерек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм һәлакәт урыныннан качарга тырышкан.

 

 

Фото: Скриншот

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев