Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

ЮХИДИ штрафларыннан качып булмаячак

Агымдагы елда республикада дәүләт номерлары укылмый торган машиналарда "җилдерүчеләр" саны кинәт кенә артып киткән икән. Кайсыберәүләр штрафлардан качып котылырга теләп, номерларын күренмәслек итеп буяп куюдан да читенсенми... Кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләү белән бәйле вәзгыять тә һаман да катлаулы булып кала бирә. Билгеле булганча, машинаның дәүләт...

Агымдагы елда республикада дәүләт номерлары укылмый торган машиналарда "җилдерүчеләр" саны кинәт кенә артып киткән икән. Кайсыберәүләр штрафлардан качып котылырга теләп, номерларын күренмәслек итеп буяп куюдан да читенсенми... Кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләү белән бәйле вәзгыять тә һаман да катлаулы булып кала бирә.


Билгеле булганча, машинаның дәүләт номерлары ерактан ук күренеп торырга тиеш. Әгәр дә төнлә автомобильнең арттагы дәүләт номерындагы сан һәм хәрефләрне 20 метр ераклыктан аерып булмаса, машина хуҗасын штрафка тартырга мөмкиннәр. Көндезләрен исә шундый ук таләпләр машинаның алгы номерларына карата кулланыла. Штраф күләме исә хәзерге вакытта 500 сум тәшкил итә.

Ялган номерлар ярдәм итми

Соңгы мәгълүматларга караганда, 2016 елның ике аеда гына да Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре дәүләт номерлары укылмый торган 38 мең машинаны туктаткан. Әле алай гына да түгел, республикада дәүләт номерлары гомумән дә булмаган автомобильләрдә җилдерүчеләр дә юк түгел. Гыйнвар-февраль айларында гына да полиция хезмәткәрләре шундый 300дән артык хокук бозу очрагын теркәгән. Биредә штраф күләме дә күпкә зуррак - 5 мең сум. Әле алай гына да түгел, мондый тәртип бозу очрагы өчен автомобиль хуҗасын машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Кызганыч, машина йөртүчеләр арасында автомобиль номерларын каплап куючылар яки ялган номерлар ябыштыручылар да очрап тора. Агымдагы елның 2 аенда ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 9 шундый очракны ачыклаган. Әлеге йөртүчеләргә шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Ике ай эчендә - 4,5 мең протокол

Татарстанда ЮХИДИ штрафларын түләү белән бәйле вәзгыять тә һаман да катлаулы булып кала бирә. Бу өлкәгә 2016 ел башыннан гамәлгә кергән яңа закон да уңай тәэсир ясамаган, күрәсең. Билгеле булганча, хәзер машина хуҗалары ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешә икән, аларга 50 процентлы ташлама каралган.

Кызганыч, күпләр әлеге мөмкинлектән файдаланмыйча, штраф түләүдән качып йөрүне өстенрәк күрә. Аларны ике тапкырга зуррак күләмдәге штрафлар, 15 көнгә төрмәгә ябылу яки мәҗбүри эшләргә тартылу кебек чаралар да куркытмый.

Мәсәлән, агымдагы елның 2 аенда гына да ЮХИДИ идарәсе вәкилләре штраф түләүдән качып йөрүче 4,5 мең кешегә карата махсус административ протокол төзегән. Нәтиҗәдә, судлар 800дән артык эш буенча намуссыз йөртүчеләрне кулга алу турында карар чыгарган. 2 меңнән артык йөртүче өстәмә штрафка тартылган, 68 кешене мәҗбүри эшләр белән "сөендергәннәр".

Әйтергә кирәк, бу өлкәдә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Кагыйдә буларак, суд приставлары бурычлы затларны чит илгә чыгудан мәхрүм итә яисә аларның транспорт чараларын кулга ала. Соңгы ике ай эчендә генә дә 43 транспорт чарасы кулга алынган инде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X