9 июль 2018 яңалыклары
-
Раяз Фасыйховның 35 яшьлегенә балалары җыр бүләк иткән
Раяз Фасыйхов зурлап 35 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән. Мәҗлестә әтиләрен котлап, балалары җырчы Алсу репертуарындагы "Әткәй" җырын бүләк иткән
-
Гаилә, мәхәббәт көне районда билгеләп үтелде
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан башкаларга үрнәк булган парлар белән район җитәкчелеге очрашты.
-
Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең гәүдәләре табылган
Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанда LADA Калина туктап торган трактор өстенә менә. Бер хатын-кызның гомере өзелгән
8 июльдә Әлмәт-Лениногорск юлының 15нче километрында LADA Калина автомобиле туктап торган ДТ-75 тракторына бәрелгән. Бер кеше һәлак булган.
-
Башкортстанда сыер көтүе балаларга ташланган
Узган ялларда Башкортстанның Туймазы районындагы Яфрак авылы янында сыер көтүе балаларга ташланган. Сабыйлар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән
-
Теләче урта мәктәбе укучыларның шат тавышыннан яңгырап тора
Теләче урта мәктәбендә оешкан "Патриот" хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче балалар мәктәп яны бакчасында эшне дәвам итәләр.
-
“Зимняя вишня”да янгын сүндерүне оештырган җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылган
Россия тикшерү комитеты Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын факты буенча яңа җинаять эше кузгатты. Аның фигуранты булып, Федераль янгынга каршы хезмәтнең Кемерово өлкәсе буенча 1нче отряды җитәкчесе тора. Бу хакта Россия тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко сөйләде.
-
Казанлылар балаларына Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Зиннур исемнәре кушкан
Казанда әти-әнисе балаларына Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель исемен кушкан. Бу хакта Казан рәсми порталы хәбәр итә.
-
Мәскәү аэропортларында уннан артык рейс тоткарланган
Мәскәү аэропортларында егермеләп рейс тоткарланган, дип хәбәр ителә "Яндекс.Расписания"сервисы аэропорт таблосында. Бу хакта РИА Новости җиткерә.
-
Чаллыда яна торган машинаны шаһитлар видеога төшергән
Чаллыда шаһитлар яна торган машинаны видеога төшергән. Янгын кичә 59нчы комплекста төзелә торган объект янында килеп чыккан. Биредә шактый вакыттан иске “унлы” машинасы торган. Баштан аның тәгәрмәчләрен салдырганнар, аннан ут төрткәннәр.
-
Казан коткаручылары мәче артыннан агачка менгән малайны 15 метр биеклектән төшергән
Казан коткаручылары мәче артыннан менгән малайны агачтан төшергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Кайбер пенсионерларга киләсе айдан түләүләр артачак
Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак. Бу хакта ТАСС яза.
-
Таиландта су баскан тау куышыннан дүрт баланы чыгарганнар
Бүген коткару барышында Таиландта су баскан тау куышыннан 12 баладан дүртесен чыгарганнар. Бу хакта “Кхао Сот” электрон чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Биектау районында "Лада" һәм "УАЗ Патриот" бәрелешкән
Биектау районында 14нче модельле "Лада" һәм "УАЗ Патриот" "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.