11 нче сыйныфлар өчен атнага бер яңа көн барлыкка килергә мөмкин
Чыгарылыш сыйныфлар өчен “үзлегеңнән белем алу” көне булдырырга тәкъдим итәләр.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка чыгарылыш сыйныфлар өчен “үзлегеңнән белем алу” көне булдырырга тәкъдим итәләр, дип язалар russian.rt.com сайтында.
Ул бердәм дәүләт имтиханына нәтиҗәлерәк әзерләнү өчен кирәк диләр. Инициатива авторы – прогрессив белем бирү институты директоры Анна Маркс сүзләренчә, БДИга карата елдан-ел арта барган таләпләр аркасында укучылар үз шөгыльләреннән баш тартырга мәҗбүр. Моннан тыш, мәктәптә практик белем бирми һәм формаль характерда булган предметлар да бар, ди ул. Алар өчен вакыт сарыф кына ителә. Укучыларның 72 проценты бу вакытны имтиханга әзерләнеп уздыру ягында. Шул рәвешле “үзлегеңнән белем алу” көнен профильле булмаган предметлар (тормыш иминлеге нигезләре, астрономия, крайны өйрәнү дәресләре) хакына кертмәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев