Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кеше китә җыры кала

13-14 май көннәрендә Теләче авылының Ленин урамы халкыбызның сөекле җырчысы, республикабызның атказанган артисты, якташыбыз Таһир Якупов җырларыннан өзелмәде. Әгәр исән булса, аңа 13 май көнне 75 яшь тулган булыр иде.

14 май көнне Теләче туган якны өйрәнү музеенда талантлы җырчыны искә алу кичәсе булып узды. Чарада Таһир Якупов белән бергә озак еллар бер концерт бригадасында эшләгән баянчы, композитор, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйпов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, музей хезмәткәрләре катнашты. 

Кичә барышында районыбызның үзешчән сәнгать осталары, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева белән Рафис Минһаҗев һәм бертуганнар Данияр һәм Данис Нигъмәтҗановлар тарафыннан талантлы якташыбызның балачагын, яшүсмер чорын гәүдәләндергән театраль күренеш тәкъдим ителде.

Азактан популяр җырлар авторы, якташыбыз Фәрит ага Хатыйпов Таһир Якупов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Бик мавыктыргыч, гамле, шул ук вакытта тәрбияви әһәмияткә ия чыгыш булды ул. 

Чарада йомгаклау сүзен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җиткерде. Ул үзенең чыгышында халкыбызның талантлы якташыбыз Таһир Якуповның бай мирасы (аны 2012 елда Таһир Якуповның апасы Асия белән бер сыйныфта укыган Сания апа озак еллар үзләренең бакча өендә саклап, Теләче туган якны өйрәнү музеена тапшырган иде) Теләче туган якны өйрәнү музеенда кадерләп сакланачагына һәм аның якты истәлегенә әледән-әле район күләмендә сәнгать фестивальләре уздырылачагына зур ышаныч белдерде.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев