Казанлы Ташкентка җәяү барып җиткән
В республике

Казанлы Ташкентка җәяү барып җиткән

Никита Кузнецов Казаннан җәяүләп Ташкентка барып җитте. Үзенең озын маршрутының бу ноктасын ул мөһим дип атый.

Казанлы юлда 190 көн диярлек булган. Бу вакыт эчендә ул 4,6 мең километр араны узган — бу 6 млн адым диярлек.

Кузнецов үзенең чираттагы җәяүле сәяхәтен май аенда ук башлаган иде. Башта ул Алматага барып җитәргә ниятләгән иде, әмма соңрак маршрутны озайтты. Хәзер ахыргы нокта итеп Әфганстан билгеләнгән. Юлдагы чираттагы мөһим пункт-Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе, шуннан соң сәяхәтче Кабулга юл тотачак.


Нет комментариев