Монголиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дуламсурэн Даваа Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында булды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакка республиканың инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм Монгол ягын Казанда уза торган халыкара икътисадый форумда катнашырга чакырды.
Визит Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган иде. Бердәм презентация үзәгендә делегация төбәкнең икътисадый потенциалы һәм инвесторлар белән эшләүнең гамәлдәге механизмнары турында сөйләделәр. Яклар Халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләренә һәм чит ил партнерларының Татарстанның икътисадый чараларында катнашуына аерым игътибар бирделәр.
Нет комментариев