«Географик диктант – 2026» халыкара агарту акциясе 22 ноябрьдә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында узачак.
Быел диктант яңартылган форматта узачак. Гадәти 40 сорау урынына төп вариант 30 биремне үз эченә алачак. Беренче уннары гомумтанылган географик фактларга багышланачак, калганнары катнашучылардан белем генә түгел, логик фикерләү һәм эрудиция дә таләп итәчәк. Җавапны сайлап алу сорауларыннан тыш, туры килүләрне билгеләү һәм эзлеклелекләрне билгеләү буенча биремнәр дә каралган. Акциядә, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.
Катнашучы буларак электрон теркәлү битендә сылтама буенча яисә 8 (962) 571 30 27 телефоны буенча теркәлергә мөмкин.
Нет комментариев