2027 елның беренче ярты еллыгы өчен “Теләче” газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
Район тормышы турындагы язмалар, ил, көн хәбәрләре, кызыклы язмышлы кешеләр, хезмәт геройлары хакында язмалар белән таныша аласыз. Үзегез дә хатлар юллый аласыз. Район газетасына язылып, әле бозау да ота аласыз. Моның өчен алты айга газетага язылганлыкны дәлилли торган квитанцияга телефон номерыгызны язып безгә хат аша юлларга яки редакцияга да китереп бирергә мөмкин.
Күптән түгел үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган, Күкчә авылында яшәүче хөрмәтле Фәүзия апа Сабирҗанова — безнең иң тугры укучыларыбызның берсе! Ул район газетасын яратып укый, район яңалыклары белән даими танышып бара. Фәүзия апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак яшәвен телибез! Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт!

Нет комментариев