Татарстанда яшәүчеләр баланы  мәктәпкә  «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыра ала
В республике

Татарстанда яшәүчеләр баланы мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыра ала

Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында файдаланыла торган массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр исемлегенә яңа мәктәпкә язылу һәм күчерү кертелде. Тиешле боерыкка Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Документ нигезендә, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына керү турында гариза бирергә мөмкин булачак.

Хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк.


Нет комментариев