«Бозда һәм суда уяу булырмын» республика бәйгесе тәмамланды
Район яңалыклары

«Бозда һәм суда уяу булырмын» республика бәйгесе тәмамланды

Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе карамагындагы Үзәк коткару подразделениеләрендә (ГИМС) «Бозда һәм суда уяу булырмын» республика видеороликлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм «Ачык ишекләр көне» узды.

Конкурста республика мәгариф учреждениеләренең 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге тәрбияләнүчеләре катнашты. Теләченең өченче номерлы балалар бакчасының зурлар төркем тәрбияләнүчеләре — Саетов Самир һәм Шакирова Айсылу (җитәкчеләре Саетова Д.Р. һәм Шакирова Г.И.) — иң яхшы видеороликны тәкъдим иттеләр. Балалар 1 нче урынны яуладылар һәм Диплом, җиңүче кубогы белән бүләкләнделәр.

Чара кысаларында барлык катнашучылар өчен коткаручыларның суда кешегә ярдәм күрсәтү буенча күрсәтмә чыгышлары, махсуслаштырылган техника һәм җиһазлар күргәзмәсенә экскурсия, шулай ук кинологлар һәм аларның этләре белән очрашу оештырылды.

Катнашкан балаларыбызны, шулай ук аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! 


Нет комментариев