Татарстан иң тәмәке тартмый торган төбәкләр бишлегендә
В республике

Татарстан иң тәмәке тартмый торган төбәкләр бишлегендә

Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиянең кайсы төбәкләрендә барыннан да азрак тартуларын санады. 2026 елның октябрь ае өчен мәгълүматларны РИА Новости китерә.

Татарстан – лидерлар рәтендә. Биредә яшәүчеләрнең 7,75 проценты тәмәке тарта – бу ил буенча дүртенче нәтиҗә.

Ә менә абсолют лидер – Чечня. Анда тәмәке тартучылар нибары 0,25 процент. Аның артыннан Краснодар крае (4,4 процент) һәм Ингушетия (5,94) бара. Беренче алтылыкны Дагыстан (8,77) һәм Ямал-Ненец автоном округы (9,87) йомгаклый.


Нет комментариев