«Милли йорт» район бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Олы Нырсы авылыннан Сафин Ислам Сафиулла улы.
- Бу иске йортка әтием алты ел элек күчкән иде. Ул менә шулай итеп, үз куллары белән, йортны милли татар бизәкләре белән бизәп чыкты. Акрынлап, һәр детальне уйлап эшләде — шуңа күрә һәр урында гореф-гадәтләргә ихтирам бар. Татар бизәкләре — ата-бабаларның теле кебек: аның эчендә изге теләкләр, тынычлык... Әтием әлеге йортка җан кертте: элеккеге белән бүгенгене бергә тоташтырып, бик матур итеп эшләп чыкты. Минем өчен бу йорт — бик кадерле урын. Мондый тырышлыкны күбрәк кеше күреп белергә тиеш дип саныйм. Йортларга, борынгылыкны саклап, аңа яңа тормыш бирү – узе бер горурлык һәм батырлык, - дип Ислам абыйның кызы Ләйсинә безгә фото белән видео юллады.
Сезнең йортыгыз да милли стильдә салынганмы, капка яки тәрәзә йөзлекләре татар бизәкләре белән бизәлгәнме? Алайса бу бәйге нәкъ сезнең өчен! 89393967641 номерына сездән дә фотолар көтәбез!
Нет комментариев