Туңдырманы өйдә ясыйбыз
2 стакан шикәр комы 1 литр сөт 100 г атланмай 1 бал калагы крахмал 5 йомырка сарысы
Икенче савытта крахмал, шикәр һәм йомырка сарысын кушабыз яхшылап болгатабыз.
Шушы кушылмага бераз сөт салабыз һәм болгатабыз. Сыек каймак кебек булырга тиеш.
Кайнап утырган сөткә әлеге кушылманы болгата-болгата аз-азлап салабыз. Кайнатып чыгарабыз.
Шуннан соң уттан алабыз һәм салкын су салынган савытка утыртабыз.
Әлеге масса суынганчы болгатып торабыз.
Әзер туңдырманы савытларга салып, суыткычка куеп торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев