Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алманы сода белән юарга кирәк
Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, алар өслегендәге химикатлар сода эремәсе белән генә бетә. 12 минут дәвамында юып торганнан соң, алмадагы тиабендазол - 80 процентка, фосмет 96 процентка юылган. Су белән генә юып, әлеге химикатлардан котылып булмый ди. Шәһри Казан
-
Сырганак мае (облепиховое масло)
Майның һәм каротинның икесенең бергә булуы сырганак җиләкләрен рак авыруларына каршы көрәшүдә гаять нәтиҗәле дәва ясый. Каротин - майларда эрү үзлегенә ия витамин, шуңа күрә ул сырганак җиләкләрендә эрегән хәлдә була. Кайбер илләрнең галимнәре соңгы елларда каротинның рак күзәнәкләре үсешен туктата торган табигый тормоз булуын ачыкладылар. Тәүлек саен 6 миллиграмм...
-
БӘРӘҢГЕЛЕ ҺӘМ СЫРЛЫ ЛӘВӘШ (РЕЦЕПТ)
Җырчы Айгөл Бариевадан ләвәштән сырлы "кыстыбый" рецептын тәкъдим итәбез. Бик җайлы һәм тиз ясала торган тәмле ризык. Беренче эш итеп бәрәңге пешерергә, аңа тоз, май,кайнар сөт, яшел укроп салып изәргә. Ләвәшне дүрткә бүләргә, эченә бәрәңге боламагы һәм "Гауда" сыры куярга. Рәсемдәге сыман төрергә. Аннары майсыз табада ике ягын да кыздырып...
-
Алоэ сихәте (КИҢӘШ)
Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында)...
-
Этикет саклыйбыз
Көтеп алган кунаклар өчен табын әзерлисезме? Безнең киңәшләр Сезгә ярдәм итәр. 1. Икмәкне аерым куябыз Ипи, камыр ризыклары өчен аерым тәлинкә кирәк булыр. Уртача зурлыктагы тәлинкәне аш тәлинкәләреннән сулгарак куегыз. Табыннан кузгалганчы тәлинкә өстәлдә булса, кунакка ипи, бәлеш яки башка камыр ризыгын өстәлгә куеп, эскәтерткә валчык коймаска уңайлы булыр 2....
-
Каз каклау ЫСУЛЫ
Казны юып, яхшылап саркытабыз. Аннары эчен һәм тышын тоз белән ышкыйбыз. Кайберәүләр сарымсак белән дә ышкый. Моның өчен сарымсакны ваклап турарга кирәк. Сарымсак белән ышкыгач, ул бер сәгать сеңеп торсын. Тозны сарымсактан соң гына ышкыйсы. Бер казга якынча 300-350 гр тоз кирәк. Соңыннан аны «сулый» торган тукымага төрәсең. Мин үзем...
-
"ТУЙМАС ТАМАК" САЛАТЫ
Телетапшырулар алып баручы Роза Әдиятуллинадан "Туймас тамак" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: чи кишер, пешкән сыер ите, тозлы кыяр, әстерхан чикләвеге һәм майонез кирәк булачак. Кишерне озынча угычтан уып суган белән кыздырырга, итне һәм тозлы кыярны саламлап турарга, әстерхан чикләвеге һәм майонез салырга. "Нәтиҗәдә, телеңне йотарлык салат әзер", -...
-
Керфекләрегез куе булып үссен дисәгез
Керфекләрегез куе булып үсүен теләсәгез, түбәндәге бальзамны кулланып карагыз. Аның өчен даруханәдә сатыла торган «А» һәм «Е» витаминнары, кастор мае кирәк була. 20 тамчы «А» витаминын, 15 тамчы «Е» витаминын һәм бер чәй кашыгы кастор маен кушып, ике ай буе һәр кичне шуны керфекләргә сылагыз. http://shahrikazan.com/news/kish-tabyish/kerfeklregez-kue-bulyp-ssen-disgez
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
ГӨМБӘЛЕ БИФШТЕКС Гөмбәле бифштекс әзерләү өчен (5 кешегә): 400 грамм фарш, тәменчә тоз, борыч 1 яшел алма 1 йомырка 1 телем ак күмәч (күмәчне җебетергә әз генә сөт) 3-4 ак гөмбә, яки 1 савыт консерваланган шампиньон 2 баш суган, көнбагыш мае, 100 грамм каты сыр кирәк булачак. Фаршка вак угычтан...
-
Балаларга салкын тигәндә… Температураны төшерү дөресме?
Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк. Температураның файдасы да юк түгел. Ул...
-
Кулларыңны сабынлап юсаң, чир тимәс
Елның теләсә кайсы фасылында да йогышлы эчәк авырулары килеп чыгуы ихтимал. Авыру азып киткәндә ул хәлне бетерә, организмны көчсезләндерә, чирнең башкаларга йогуы да бик мөмкин. Бер караганда, өстәл тирәсенә килгәндә, ризык әзерләргә җыенганда кулларны сабынлап юарга кирәклеген искәртеп торасы да юк - ул һәркем үтәргә тиешле гомумгигиена кагыйдәсе. Һәм чиста...
-
Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР
Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса,...
-
"Гөлтан" салаты (рецепт)
"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: пешкән тавык түше, 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур уч укроп, 5 аш кашыгы майонез. Бизәү өчен: 5 бүдәна йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка. Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен...
-
Безнең илдәге иң шәп һәм файдалы 7 продукт :
1. Бал Балның составында иммунитетны ныгыту, организмны витаминнар белән тулыландыру өчен бар да бар. В, Е, С һәм А витаминнары, калий, кальций, магний, тимер, йод цинк балда күп. Йокыгыз да тыныч булыр. 2. Кедр чикләвеге В витаминын, фосфор, йодны кедр чикләвегендә таба алырсыз. Ашказаны, калкансыман бизе авырткан кешеләргә файдалы булыр....
-
Кабак салаты
Кабакта С, В, А витаминнары, шикәр, орлыгында 50 процентка кадәр май була. Чистарткан кабакны эрбет чикләвеге кадәр шакмаклап турагач, тозлы суда тиз генә пешереп алалар да сөзәләр. Вак итеп тураган кыяр, помидор, башлы суган салып, аз гына аш серкәсе, көнбагыш мае, тоз, борыч кушып, яхшылап болгаталар, табынга яшел үләннәр белән...