Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Өйдә ясалган сыр (рецепт)
Сыр өчен: 1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал кашыгы сода, 1 бал кашыгы тоз, 100 грамм атланмай, 2 йомырка. 1 литр сөт кайнап чыккач 1 кг эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода...
-
СУГАНЧАЛАРНЫ СУЫТКЫЧТА САКЛАГЫЗ
Гладиолус суганчаларын суыткычта сакларга була. Моның өчен һәр суганчаны кәгазьгә (иске газетага) төреп, берничә урыннан тишелгән полиэтилен пакетка салырга һәм яшелчәләр саклау әрҗәсенә куярга. Баштарак 2 атнага бер тапкыр тикшерергә. Юешләнсә, кәгазен алыштырырга. Аннан айга бер карап тору җитә https://vk.com/irekmaydani
-
Спагетти белән каймаклы соуста пешкән гөмбә
400 грамм шампиньон гөмбәсен 1 суган, 1 тырнак сарымсак, укроп, тоз салып табада кыздырырга. Пешеп җиткәч 8 аш калагы 10%лы каймак салып 10 минут сүрән утта тотарга. Спагетти пешкәч каймаклы гөмбәне уртасына яки бергә болгатып бирергә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын ! http://intertat.ru/ash-su/spagetti/
-
Химиясез чистарыну
Кул астында савыт -саба юарга, җиһаз чистартырга кирәкле химия юкмы? Химиясез дә өегез көлеп торачак. Моның өчен ялкаулыкны өйдән генә куып чыгарасы. Ял көнендә балагызның сыйныфташлары сезгә кунака килергә теләк белдерсә, сез каршы килмәссез бит? Әмма бала чагалы өйдә ниләр булганын күпбалалы әниләр яхшы белә. Балаңның дуслары, рәхәтләнеп, өйнең астын...
-
Тавык рулеты.
Тавыкның тиресе белән итен сөякләреннән аерырга да суккалап яссы итеп юкартырга. Өстенә тоз белән төйгән сарымсак, аджика һәм борыч катнашмасын ышкырга, эченә туралган баллы борыч салып, рулет рәвешендә төреп бәйләргә. Җөйле ягын аска куеп, кыздырган майлы табага салырга да, әзер булганчы духовкада кыздырырга. Табынга суытып, кисәкләргә бүлеп чыгаралар. Тавык, аджика...
-
Октябрьдә тозлагыз!
Тозлы кәбестәнең тәмле генә түгел, бик файдалы да булуын барыбыз да беләбез. Кышкылыкка аны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Рецептлар төрле, әзерләү серләре дә үзенчәлекле. Шулай да яшь хуҗабикәләргә кайбер киңәшләрне җиткерсәк, һич тә артык булмас. Тозлау өчен соң һәм урта срокларда өлгерә торган сортларны алырга кирәк. Бары тик шундыйлардан гына...
-
Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге
Төшке яки кичке ашка алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге әзерләсәгез бик тәмле булачак. Алабуга балыгын чистартырга, юарга, кипшетергә, эченә һәм тышына тоз һәм борыч сибәргә, онда әвәләргә һәм майлы табада ике ягын кыздырырга,15 минут сүрән утта таба капкачын ябып парландырып торырга. Бәрәңгене әрчергә, урталай ярып суда пешерергә, тоз салырга....
-
Тарттырылган түшәмне ничек юарга?
Мондый түшәмне юганда, сода, кер порошогы, селтеле яки кислоталы чистарту чаралары кулланырга ярамый. Бик пычранмаган 1 түшәмне коры йомшак губка яки микрофиб-ра салфетка белән сөртеп чыгарга була. Нык пычранган тарттырылган түшәмне сабынлы суга манылган йомшак чүпрәк яки губка белән юарга була. Җылы суга угычтан уылган кер сабыны салып эретергә кирәк....
-
Гөлләргә көндәлек тәрбия
Кактуслар Коры һава ярата, шуңа күрә шәһәр фатирларында рәхәтләнеп үсәчәк. Яктылык Кактуслар яктылыкны бик ярата. Әгәр тәрәзәләрегез төньякка карый икән, бу гөлне үстерергә алынмагыз да. Су сибү - Кактуска суны айга ике- өч тапкырдан да артык сипмәскә кирәк, әмма туфрагы бөтенләй кибеп бетмәсен. Су салкын булырга тиеш түгел. Өстәмә" туклану...
-
Кәбестә бәлеше (рецепт)
Кәбестә бәлешен ачы камырдан пешерәләр. Бәлеш эче әзерләү. Тыгыз башлы кабестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракка чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын сыркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз сөт өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар....
-
"Тәмле" салаты
Салат өчен: 1 ысланган тавык түше, 3 помидор, 1 банка зәйтүн җимеше (маслина), 1 банка маринадланган шампиньон гөмбәсе, 300 грамм сыр, 8 аш калагы майонез. Эш тәртибе: тавык түшен һәм помидорны шакмаклап турарга, сырны угычтан уарга, калган ингредиентларны да кушарга һәм майонез белән болгатырга, өстенә сухари сибәргә. Тәмле булсын!
-
Үтүк табанын нәрсә чистарта?
Кайвакыт үтүк ныграк кызып китеп, тукыманы ябыштыра башлый. Аны чистарткыч чара һәрвакытта да запаста тормый. Бу очракта кул астындагы чараларны кулланырга мөмкин. 1. Теш пастасы. Үтүкнең салкын табанына, проблемалы урыннарга теш пастасы сылагыз. Шуннан соң аны чиста чүпрәк белән сөртегез. Үтүкне токка тоташтырып, биш минут дәвамында берәр тукыманы үтүкләгез. 2....
-
Кырым татарлары кухнясы: чебурек пешерү СЕРЛӘРЕ
Чебурек - Кырым татарларының иң киң таралган ризыгы. Аны алар үзләре чибирек дип йөртә, тәрҗемәсе - чи бурек. «Чи» сүзе аңлашыла, ә «бурек» пирожок, ягъни бөккән дигәнне аңлата. Аш-су остасы Җәвирия Асанова әйтүенчә, чебурекны дөрес итеп фәкать Кырым татарлары гына пешерә белә. - Ни өчен дигәндә, аның тарихи ватаны -...
-
Көнкүреш җайланмалары
Күпчелек көнкүреш җайланмаларыннан башка без хәзер өйдәге эшләрне башкаруны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әлеге ярдәмчеләребезне дөрес куллану аларның гомерен озайтыр, утны да сакчыл тотуга китерер. Ризык әзерләгәндә Савытны ут плитәсенә куйганда, кәчтрүл үлчәме тимертүгәрәк үлчәменә туры килерлек булсын. Аларны вакытында сүндерегез. Пешергәндә ризыкка суны мөмкин кадәр әзрәк салырга тырышыгыз...
-
Җыерчык һәм бетчәләрне кына бетерә
Битне тарттыру, җыерчык һәм сыткылардан котылу, битнең төсен матурайту, ялкынсыну процессларын кисәтү өчен әлеге битлекне кулланырга була. 25 гр төссез кынага (хна буявы) 2 аш кашыгы зәйтүе мае салып, бертөрле масса хасил булганчы болгатыгыз. Биткә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртегез дә 10 минут көтегез. Аннары су белән юып төшерегез. Әлеге битлек...