Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
СУЫТКЫЧ ИСЛӘНСӘ
СУЫТКЫЧ ИСЛӘНСӘ Иң элек суыткычта нәрсә бозылуын тикшерергә кирәк. Аннан бер лимонның согын сыгарга. Сокка 2:1 исәбеннән су кушарга һәм суыткычның эчен, киштәләрен сөртергә. Тәмлетамак
-
КӘБЕСТӘНЕ ТУҢДЫРЫП БУЛАМЫ?
Гадәттә, чәчәкле кәбестә, брюссель кәбестәсе, брокколины туңдыралар. Башлы кәбестәне дә катырырга мөмкин, әмма ул йомшара, аны ашлар өчен генә тотып була. Йомшаграк кәбестәне турамыйча туңдырыгыз. Өске яфракларын гына алыгыз һәм пленкага төреп, туңдыргычка куегыз. Аны голубцы ясаганда куллана аласыз, бу очракта кәбестәне кайнар суда пешеклисе булмый. Бозы эрегәч, ул йомшара,...
-
КЫШКЫ ЛИЛИЯ
Кышын өйдә бакча чәчәкләре үсүен теләсәгез, лилия утыртып карагыз. Моның өчен биек үсми торган сорт, мәсәлән, тимгелле кызгылт сары лилия яхшы. Суганчаларын октябрьнең 20 сенә кадәр казып алып, 2-3 атна суыткычта (+5...+6 градуста) тотарга. Аннан марганцовканың алсу эремәсендә чайкарга. Уяту өчен "Эпин", "Циркон" эремәсенә салып торырга һәм чүлмәккә утыртырга. Аны...
-
Буыннарны чистарту. Көзән җыерудан. Кан тамырларын чистарту. Бавырны чистарту…
Буыннарны чистарту 5 г дәфнә (лавр) яфрагын 300г суга салып, 5 минут кайнаталар. 3 сәгать төнәткәннән соң, вак-вак йотымнар белән 12 сәгать эчендә эчеп бетерәләр (беръюлы эчеп бетерергә ярамый, кан ага башларга мөмкин). Шундый кайнатманы 3 көн эчәләр (туклану гадәттәгечә), бер атнадан соң 3 көнлек циклны кабатлыйлар. Беренче елда дүрт...
-
Кыяр рассолында маринадланган ит – иң тәмлесе
Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр суын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Теләсә нинди рассолдан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар...
-
Мандарин
Анда бик күп С витамины бар. Моннан тыш әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый. Файдасы Иң уңай үзенчәлекләренең берсе - мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга...
-
Яшелчәләр белән тавык ите
Алсу һәм Азат Фазлыевлардан яшелчәләр белән тавык ите пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Алар исә бу ризыкны Замирә Рәҗәпова пешергәндә ошатып калганнар. Бу ризыкны әзерләү өчен ташкабак, баклажан, татлы борыч, помидор, суган, сарымсак һәм гөмбә кирәк. Шуларның барысын да божралап эре итеп турарга, яшь бәрәңгенең дә кабыгын әрчемәскә мөмкин, тавык итен...
-
Ирне эштән каршылауның 10 кагыйдәсе
Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән! Аларны белеп тору, беркемгә дә комачау итмәс. 1. Ирегез кайтканда, кичке ашыгыз әзер булсын. Көн саен булмаса да, атнага бер тапкыр ул яратып ашый торган ризыкны...
-
«БАЛЫК ПИРОГЫ»
Камыр өчен: 1 стакан су, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем коры чүпрә, он. Чүпрәне кушкач, 2-3 минут тотарга һәм он өстәп, йомшак камыр басарга. Камырны җылы урынга кабартырга куярга. Эчлек өчен: 3 банка консервланган сайра балыгы, 0,5 стакан бүрттерелгән дөге...
-
Сөялне лимон бетерә
Еш кына аякларга сөял чыгып бимазалый. Аны бик җайлы бетерергә мөмкин. Йоклар алдыннан, аякларны җылы суда җебетеп, сөялгә лимон кисәге бәйләп куялар. Бу процедураны 2-3 кич кабатлагач, аякларны кабат җебетеп, сөялне әкрен генә кисеп алырга кирәк. Болай эшләгәндә сөял тиз кубачак. Тагын бер ысул: суган кабыгын банкага салып, аны тулысынча...
-
Әфлисун кабыкларыннан варенье (рецепт)
Әфлисун кабыкларын ташларга ашыкмагыз. Варенье кайнатыгыз! Әфлисун кабыкларын озынча итеп ваклап турыйлар, салкын сулы пыяла банкага салып, бер-ике көн тоталар. Суны тәүлеккә бер-ике мәртәбә алыштыралар. Шуннан соң әфлисун кабыкларын йомшарганчы кайнаталар да иләккә яки тишекле чүмечкә салып куялар. Шул ук вакытта варенье кайнатасы тазда яки икенче савытта сироп кайнаталар (1...
-
ОРХИДЕЯ ҮСТЕРҮЧЕЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР
Орхидеяны, гадәттә, бүләк итәләр. Шуңа аны ничек тәрбияләргә, дигән сорау туа. Бу киңәшләр орхидеяны саклап калырга гына түгел, купшы чәчәк аттырырга да ярдәм итәр. Орхидеяны өйгә алып кайткач, ике атна башка гөлләрдән аерым карантинда тотарга кирәк. Орхидеяны ике елга кадәр үз чүлмәгендә калдырырга була. Мүккә утыртылганын ике атнадан күчерергә кирәк....
-
Бала үзе генә уйнарга тиешме? /киңәшләр/
Үзе генә уйнаганда бала ялгызлыктан да рәхәтләнергә тиеш. Моның өчен аңа үзен тыныч һәм куркынычсыз итеп тою кирәк. Бала яңа уенчыгы белән озак вакытка онытылырга сәләтле, тик аңа әнисе янында икәнен белү сорала. Кечкенә балалар өчен «әнисез калу» зур куркыныч тудыручы күренеш. Шуңа да башта 4-5 минутка гына беүзен калдырыгыз,...
-
Чуенда пешкән карабодай белән тавык
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова кичке ашка чуенда карабодай белән тавык ите әзерләргә тәкъдим итә. Сезне пешерү тәртибе белән таныштырабыз. Тавык ботларын соягеннән аерырга, тоз-борыч сибәргә, махсус чүкеч белән суккаларга, майлы табада ике ягын да кыздырырга. Иткә тотынганчы карабодайга кайнар су салып куярга мөмкин. Аннары чуынга карабодай ярмасы, берничә кисәк атланмай,...
-
Тәмле аш пешерү серләре
ыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка - тавык. Шурпа өчен - сарык ите, кабырга турысы. Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. Итне...