Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туңдырма тәмле генә түгел, ә файдалы да
Күпләр туңдырманы тәмле булганы өчен генә ярата, чынлыкта аның файдасы да бар икән. Туңдырма сөттән яки каймактан ясала, шуңа да алар аны фосфор белән кальцийга баета. Әлеге микроэлементлар сөякнең ныклыгы өчен кирәк. Әлеге тәм-томда шулай ук магний белән калий бар, алар йөрәк мускуллары эшчәнлеге өчен мөһим. Пломбирда В2 витамины барлыгы...
-
Форель – хатын-кызларга, семга – ирләргә файдалы
100 гр скумбрия балыгында көндәлек аксым нормасының яртысы тупланган. Ул бала көтүче әниләргә дә бик файдалы. Ә менә ысланган скумбриянең зыяны нәкъ колбаса ашау белән бер. Палтуста май кислоталары күп. Ул яман шеш күзәнәкләренә каршы тора. Шулай ук ул фосфор, селен, магний, В6, В12 витаминына бай. Бу бигрәк тә атерослероз,...
-
Миләүшә гөл (фиалка)
Миләүшә гөл - бик нәзберек үсемлек. Чәчәк белән сөендерсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Яктылык. Гөлгә көнчыгышка карап торган, иркен, зур тәрәзә төбе кирәк. Шул ук вакытта ул туры кояш нурларын яратмый. Кояш тәэсирендә аның яфраклары көя башлый. Сугару. Туфрак гел дымлы да, коры да торырга тиеш түгел. Дымлылык. Коры...
-
Флористлар балалар бүлмәсенә нинди гөлләр куярга ярамавын әйтә
Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итеп торса да - ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга...
-
Кишерле-ананаслы пирог
Кирәк: 250 г консервланган ананас, 1 уртача зурлыктагы чи кишер, 2 йомырка, 100 г атланмай, 1 стакан шикәр комы (көрән шикәр комы да ярый), 1 стакан он, 1әр чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, чәй содасы, бер чеметем тоз. Ширбәт өчен 1 стакан шикәр оны, 3 аш кашыгы су. Кишерне вак угычтан...
-
Кабак бәлеше.
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр, аннары вак кына турыйлар. Тоз сибеп бераз тоталар, иләккә салып...
-
Балан бәлеше
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр. Бер бәлешкә (төче камыр): он 600г, су яки сөт 150г, май 150г, бер йомырка, 1/2 балкашык чәй...
-
Ашларыгыз тәмле булсын!
Патиссон белән пешкән дөгеле ит чумары рецептын тәкъдим итәм. 500 грамм фаршка 2 зур суган турап салырга, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, 1 стакан дөге салырга һәм кул белән әвәләп шарлар ясарга. Табада кишер белән суганны җиңелчә кыздырырга, ит шарларын тезеп чыгарга һәм күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга,...
-
Кәбестә пирогы (рецепт)
Тиз ясала торган кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 4 йомырка, 6 аш кашыгы кибет каймагы,5 аш кашыгы майонез, 7 тулы аш кашыгы он, 1 бал калагы тоз, көпшәкләндергеч. Эш тәртибе камырны ясагач ял иттерергә, кәбестәне юка итеп саламлап кисәргә һәм йомшартырга, бераз кишер кушарга, тәменчә тоз борыч салып...
-
Ташкабактан торт рецепты
Ташкабактан (кабачки) нәрсә генә ясап булмый, кайнар ризыклардан алып татлы кайнатмаларга кадәр. Турап катырып куйсагыз, кыш көннәрендә дә кулланып була. Ашлар, закускалар, салатлар, татлы ризыклар, пицца - барсын да санап бетерәм димә! Ташкабакның файдасы турында, шулай ук, бик күп сөйләп була. Әлеге яшелчә С,В витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай. Ташкабакны...
-
Кышка фасольле салат әзерләү ысулы
1 кг фасоль, 0,5 кг суган, 0,5 кг кишер, 0,5 кг болгар борычы, 2 кг помидор, 0,5 стакан шикәр, 1,5 аш кашыгы тоз, 250 мл чистартылган үемлек мае, 1-2 ачы борыч, 3 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе Фасольне пешерәбез, артык изелеп китәрлек булмасын. Суганны һәм кишерне...
-
Мичтә пешкән горбуша балыгы
Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез. Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике өлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз. Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин. 45-50...
-
АШ-СУ КИҢӘШЛӘРЕ
Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана. Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла. Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр. Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары...
-
Савыт-саба юа торган губка менингит һәм пневмония барлыкка китерергә мөмкин
Савыт-саба юа торган губкада бактерияләр унитазга караганда да күбрәк икән. Белгечләр әйтүенчә, бер губкада 2 миллион микроб бар. Аларның кайберләре куркыныч авырулар, әйтик, менингит, пневмония барлыкка китерергә мөмкин. Тикшеренү үткәргән немец галимнәре шундый фикергә килгән. Губканың гел дымлы булып торуы аркасында микроблар үрчи. Аны тулысынча дезинфекцияләп булмый. Эксперименттан күренгәнчә, губканы...
-
Рассольник (рецепт)
Рассольник өчен: 3 кг кыяр, 3 кг помидор, 700 грамм суган, 500 грамм кишер, 300-400 грамм перловка (бераз пешереп алырга), 350 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, түгәрәк борыч, лавр яфрагы, 3-4 аш кашыгы томат пастасы. Барысын бергә салып 30 минут кайнатырга, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе...