Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәрәңге ник карала?
Шактый кеше очрашадыр бу хәл белән: пешереп бераз суына башлагач, бәрәңге карала. Моның сәбәбе нидә соң һәм аны ашарга ярыймы? Белгечләр әйтүенчә, каралган бәрәңгенең сәламәтлек өчен зыяны юк, шуңа күрә аны, кыяфәте авыздан су китерерлек булмаса да, курыкмыйча ашказаныңа озата аласың. Сәбәбенә килгәндә... Бәрәңге нигездә минераль ашламалар һәм нитратлар артык...
-
Кабак кайнатмасы (рецепт)
Кайнатма өчен: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон. Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон...
-
Эремчек суы
Эремчек суы - бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын...
-
Тутырган тавык.
Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр , эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышлыгына төшмәсен өчен, тавыкның муены белән күкрәк куышлыгын каплыйлар. Шуннан соң...
-
«Эх» дигәнче...» салаты
500 гр кәбестә, 250 гр ярымысланган казылык, 1 банка консервланган борчак, майонез (теләгән кеше тоз, борыч та сала ала). Кәбестәне озынча нечкә итеп, казылыкны саламлап турыйбыз. Аларга борчак белән майонез кушабыз. Тоз-борыч сибәбез.
-
Ташкабак белән җиңел генә рецептлар
Запеканка Ингредиентлар: 2-3 яшь ташкабак 130 г он 1-2 чәй кашыгы көпшәкләгеч 3 йомырка 130-150 г каты сыр 1-2 помидор 1-2 төш сарымсак тоз, борыч яшел үләннәр. Эш барышы: ташкабакны эре угычта уып, аңа йомырка, тоз, бераз сарымсак уып салабыз, борыч сибәбез. Көпшәкләгеч, он өстәп, болгатабыз. Форманы майлап, анда катнашманы...
-
Крыжовниктан (рецептлар)
Чияле крыжовник вареньесы Эре яшел крыжовникны ярып, йомшагын алыгыз. Шуларга төше алынган чияләр тутырып чыгыгыз. Суга шикәр комы һәм төелгән дарчин (корица) салып, сироп ясагыз. Кайнап торган сиропны чияле крыжовниклар өстене салып, салмак утта 5-10 минут кайнатыгыз. 1 кг чия тутырылган крыжовникка 700 мл су, 500 г шикәр комы һәм...
-
Кабак коймагы (рецепт)
Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага...
-
Манный ярмасыннан коймак /рецепт/
Кирәкле ингредиентлар: - 300 гр. манный ярмасы; - 250 мл. кефир; - 50 мл. су; - 2 аш кашыгы шикәр комы; - бер чеметем тоз; - 2 йомырка; - бер чеметем сода; - бер чеметем дарчин (корица); - үсемлек мае. Эш тәртибе: 1. Йомырка, тоз, шикәр комы һәм дарчинны савытка...
-
Алма белән әфлисун вареньесы рецепты
Кирәк: Алма - 1 кг, әфлисун - 0,5 кг, шикәр комы - 0,5 кг. Әзерләү ысулы: Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз....
-
ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА
* Әнис аппетитны ача, салкын тигәндә ярдәм итә. Хатын-кыз авыруларын дәвалаганда кулланыла, бала имезүче ханымның сөтен арттыра. Пирог, ботка, компот кебек баллы ризыкларга кушыла. * Кардамонны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый. Кан плазмасын, нерв күзәнәкләрен тукландыра. Камыр ризыклары, аш һәм пылауга тәм кертә. * Чили...
-
Помидорны фитофтороздан ничек сакларга?
Яңгыр явуга, күршемнең помидорлары каралып китте. Минеке әле яшел, шулай да фитофтороз авыруы күчәр дип куркам. Нишләргә икән? Надия Гарифуллина, Әтнә. Дымлы һава торышы сакланганда, яңгырлы елны фитофтороз аеруча еш күзәтелә. Беренче булып бу авырудан помидор, бәрәңге зыян күрә. «Помидорларны хәзердән үк яшел килеш коры, караңгы урынга җыеп куйсагыз яхшырак»,...
-
Ташкабактан "Жульен"
Ташкабакны 2 см итеп боҗралап турыйм. Кабыгын әрчем эчендәге орлыкларын чистартыпм тозлы кайнап торган суга салып, 2-3 минут тотып алам. Пергамент җәйгән табага тезәм. Шуның уртасына тәмлеткечләр белән болгатылган фарш салып чыгам. Аннан шампиньон гөмбәсен телемләп төзәм. Өстенә уган кишер, суган салам. Тоз, борыч сибәм. Мичкә куеп пешерәм. Сусыл телеңне...
-
Ташкабактан ананас ясыйбыз
Кирәк: 1 кило чистартылган ташкабак, 350 гр иң арзанлы ананас согы, 0,5 стакан шикәр комы, 2/3 чәй кашыгы лимон кислотасы, пычак очына элеп ванилин. Ташкабакны юып, кабыгын чистартабыз, уртасын алабыз. Кәстрүлдә барлык ингредиентларны кушабыз. Туралган ташкабакларны сиропка салып, болгата-болгата, 15 минут кайнатабыз. Тиешле вакыт үткәч, стерильләшкән банкаларга салып, өстенә сироп...
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: “Тәмле әйберләр пешереп гомерем уза” (җырчыдан бәлеш рецепты)
Казанда узган бер концертта Ландыш Нигъмәтҗанова иң беренче булып чыгыш ясады да, тиз-тиз кайтырга җыена башлады. "Кая болай ашыгасың?" дип сорагач, "Без бит хәзер авылда яшибез, авылга кайтырга ашыгам", - дип шаккатырды җырчы. Шулай да бер-ике сүз сөйләшеп алырга өлгердек. - Ландыш, кайсы авылда яшисез? - Фәритнең туган ягы -...