13 нче декабрь Олы Саурыш авылында гомер итүче, кадерле әниебез Сибгатуллина Хәмидә Ахунҗан кызының туган көне
Кадерле әниебез! Сине шушы матур бәйрәмең – 70 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Табигатьнең сынаулар вакытында, декабрь салкыннарында туган булсан да, кайнар йөрәгеннең җан җылысы белән безне җылытып яшисен. 70 ел гомерең эчендә күпме авырлыклар күреп, тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, сынмагансын, сыгылмагансын. Киң күңелле, хезмәт сөючән, ягымлы, олы җанлы, ярдәмчел булуың белән безгә һәрвакыт үрнәк булдың.
Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. 40 ел гомереңне балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышладың. Һәрвакыт ягымлы итеп елмаеп, шул ук вакытта таләпчән булуың белән ниндидер могҗизалар көткән бала күңелләренә ачкыч таба белдең. Һәр яктан да балаларга үрнәк кеше: киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы, остаз... Эшләү дәверендә син балаларга ныклы белем һәм тәрбия генә түгел, үзенең йөрәк җылыңны да биреп, тормышны танырга, авырлыкларны җиңәргә, ялгышларны вакытында төзәтергә өйрәттең.
Кеше гомере үткән еллары белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларың өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан әни, оныкларың өчен яраткан, хөрмәт иткән әби, барлык туганнарың өчен ихтирамлы киңәшче. Мәрхәмәтле җаның, эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып яшисең. Барыбызга өләшкән күңел назың синең гомерне дә еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә.
Сиңа ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, шатлыклы очрашулар һәм көтелмәгән куанычлар, күтәренке рух һәм алдагы көннәрендә чиксез бәхет телибез, йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Рамил, кызларың Гөлия, Гөлинә, киявең Фуат, оныкларың Талия һәм Зәлия.
Нет комментариев