Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

18 май көнне  Әбде авылында яшәүче  Рахматуллина Минзилә Хәйдәр кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

18 мая 2025, 08:08

225

0

1

18 май көнне  Әбде авылында яшәүче  Рахматуллина Минзилә Хәйдәр кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кадерлебез! Матур язларга тагы да ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау- сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, яраткан кешебез!

Юбилеең котлы булсын, Әни,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең

Шатлыклар килеп кенә!

 

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рифнур, балаларың  Нияз, Фәннүр, киленнәрең Лилия, Гүзәл, оныкларың Сәйдә,  Айсель. Безнең теләкләргә кода -кодагыйларың һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев