Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

19 февраль көнне Төрек-Тәмте авылында яшәүче КЫЯМОВ НУРЕТДИН ФӘЛӘХЕТДИН УЛЫның 70 яшьлек юбилее

20 февраль 2026, 11:31

195

0

2

19 февраль көнне Төрек-Тәмте авылында яшәүче КЫЯМОВ НУРЕТДИН ФӘЛӘХЕТДИН УЛЫның 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, әни белән озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа әти!

“Әти!” – диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган изгелекләреңне

Булса иде, Әти, бәхилләтеп.

Һәрбер иртә сине куандырып

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен

70 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Сине яратып тормыш иптәшең Рузилә, балаларың Рәмзия-Илнар, Рамил-Лилия, оныкларың Әскәр, Искәндәр, Зилә, Самир, кода-кодагыйларың, теләкләргә барлык туганнарыбыз да кушыла. 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев