19 сентябрь көнне Олы Мишә авылында яшәүче Фидая Җәмил кызы Маннапованың туган көне
Кадерле әниебез! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Һәрберебезгә бу тормышта үз юлыбызны табарга булыштың, кирәк кадәр сакладың, якладың. Хәер-фатыйхаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Киләчәк гомерләрдә дә безнең шатлыкларга куанып, әтиебез белән тигезлектә гомер кичерегез. Кадерлебез безнең! Сине ихлас йөрәктән бәйрәмең белән тәбриклибез. Синең һәрвакыт җылылык бирә торган кайнар йөрәгең, үзеңә генә хас табигый сыйфатларың, саф-чиста күңелең бар. Синең акыллы киңәшләрең безгә тормышта зур терәк. Туры сүзле, ярдәмчел, кешелекле син. Тынычлыкта, исән-сау булып, балаларың, оныкларың өчен сөенеп, хәерле гомерләр яшәргә язсын сиңа. Син булганда без бәхетле, Синең белән якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Сиңа озын, тыныч гомер телибез.
Зур ихтирам белән сине яратып, тормыш иптәшең Гаптелнур, балаларың Алмаз-Альбина, Рамиль-Алинә, Айназ-Альбина, оныкларың Эмиль, Диләрә, Әскәр, Эмилия, Искәндәр, Амалия.
Нет комментариев