2 август көнне, Теләче районы Шәтке авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Ибушев Александр Алексеевич һәм Әльфия Габдельнур кызының алтын туйлары!
Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз! 50 ел бергә – бу бик зур казаныш, чын мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм бер-берегезне аңлауның гүзәл мисалы. Сез безгә тормышта иң кирәкле нәрсәләргә өйрәттегез, һәрвакыт ярдәм иттегез һәм безне яраттыгыз. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдыгыз. Сезнең мәхәббәтегез, бердәмлегегез безгә көч бирә, алга барырга этәрә. Сезнең гаиләгез – безнең өчен иң зур байлык. Бүгенге көндә без сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәхетле көннәр телибез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә һәрвакыт яз булсын. Без сезне бик яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз! Алтын туегыз мөбарәк булсын!
Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичерелгән һәммәсе...
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә.
Һәм безгә дә Ходай язса иде Бриллиант туегызга килергә!
Иң изге теләклэр белән улларыгыз-Ленар, Ленур киленнәрегез-Екатерина, Гөльназ оныкларыгыз-Лиана, Диана, Авелина, Камилә, Данияр, Энже, Зәлинә, Нур оныкчыгыгыз-Зәринә.
Нет комментариев