2 июль көнне Олы Мәтәскәдә яшәүче Юнысов Әгъзәм Мәлик улының - 65 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әти. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез,таянычыбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә, балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп ,
Олы рәхмәт барысы өчен дә!
Ашлар тәмле – әни кулы белән,
Йортлар ямьле, әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез, кайгылар күрмичә .
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, кадерле әниебез, балаларың ,оныкларың .
Нет комментариев