20 август көнне Олы Мәтәскә авылында яшәүче Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗан кызына 60 яшь тула
Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Әтиебез белән алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Гомерең матур узсын, әнкәй, әткәй белән,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Ин изге теләкләр белән әтиебез Илсур, балаларың Ландыш – Булат, Чулпан - Илдус, Алисә – Динар, оныкларың Данис, Данияр, Иделия, Ралина, Әмир, Асель һәм барлык туганнарың.
Фото: https://www.freepik.com
Нет комментариев