Казан метрополитены 1 сентябрьдән көзге эш графигына күчәчәк. Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиягә берьюлы 11 электропоезд чыгачак, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.
Составлар саны арту нәтиҗәсендә хәрәкәт интервалы кыскарачак. Бу үсә барган пассажирлар агымын җиңәргә мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр белгечләр тоннельләрне юуның чираттагы этабын төгәлләгәннәр иде. Ике атна эчендә алар 12 км юлны чистартканнар. «Авиатөзелеш» станциясеннән алып «Габдулла Тукай мәйданы» станциясенә кадәрге участокта 9,3 км дан артык тоннельләрне махсус юу агрегаты ярдәмендә юганнар.
Нет комментариев