Татарстан Министрлар Кабинеты Алабуга медицина көллиятенә Алексей Семенович Каллистов исемен бирде. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Хәзер уку йорты рәсми рәвештә «А.С. Каллистов исемендәге Алабуга медицина көллияте» дип аталачак.
Инициатива Татарстан Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан чыккан. Карар Каллистовның төбәктә медицина белемен һәм сәламәтлек саклауны үстерүдәге казанышларын тану билгесе буларак кабул ителгән.
Нет комментариев