22 август көнне Урта Мишә авылында гомер итүче САФИН АЛЬБЕРТ НИГЪМӘТУЛЛА УЛЫның 90яшьлек юбилее
Поздравления

22 август көнне Урта Мишә авылында гомер итүче САФИН АЛЬБЕРТ НИГЪМӘТУЛЛА УЛЫның 90яшьлек юбилее

Кадерле Әтиебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле озын гомер, әниебез Тәнзилә белән тигезлектә, балаларыгызның куанычын, игелеген күреп, оныкларыгызга сөенеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Сез бүген туган нигезебезнең утын сүндермичә, безгә ныклы терәк булып, 65 ел тигез гомер итәсез. Без, өч балага ныклы тәрбия, белем бирдегез. Без дә сезнең хәер-фатыйха белән яшибез. Әти, син катлаулы тормыш юлы узган кеше. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Ватан алдындагы изге бурычыңны үтәп ерак Латвия җирендә Армия сафларында хезмәт иткәнсең. Кайткач читтән торып мал табиблары хәзерли торган Буа совхоз техникумында белем алып, үзеңнең туган җиреңдә – “Баландыш” совхозында игелекле хезмәт куйдың. Гомер буе туган җиреңә тугры булып калдың. Без синең белән чиксез горурланабыз! Котлар өчен туган көнең белән Җыелдык без бүген синең янга.

Син бит безнең өчен якты кояш,

Сине күргәч бик тә рәхәт җанга.

Котлый сине дуслар, туганнарың,

Җәйге кояш күктән елмая.

Әти, бүген синең туган көнең -

Иң матур көн бүген дөньяда!

 

Сине яратып, хөрмәт итеп Әниебез, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Нет комментариев