Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

22 ноябрь көнне Баландыш авылында яшәүче Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улының 50 яшьлек юбилее

22 ноября 2024, 09:25

471

0

0

22 ноябрь көнне Баландыш авылында яшәүче Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улының 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Без сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!  Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Синең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Син дә  бүген яраткан  кызларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып  гомер көзеңә аяк басасың. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал! Без Сине бик яратабыз! 

Котлы булсын, юбилеең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп!

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев