26 августта Олы Тиләҗе авылында яшәүче Зәйнетдинов Илшат Хәниф улының 60 яшьлек юбилее
26 августа 2023, 08:18
356
0
0

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Әти, меңнәргә үрнәк булырдай гади, сабыр, олы җанлы, киң күңелле син. Әти-әни һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Иң изге теләкләр белән әниебез Айсылу, улың Ришат, кызың Энҗе, киявең Зөлфәт, оныгың Ләйлә. Безнең теләкләргә дәү әниебез, барлык туганнар, кода-кодагыең да кушыла.
Фото: https://www.freepik.com
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев