Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

28 апрель көнне Теләче авылында гомер итүче Мөбәрәкова Фәния Хатип кызының гомер бәйрәме - юбилее

28 апрель 2026, 08:05

591

0

1

28 апрель көнне Теләче авылында гомер итүче Мөбәрәкова Фәния Хатип кызының гомер бәйрәме - юбилее

Киң күңелле, олы җанлы газиз кешебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, без – балаларыгызның кадер – хөрмәтен күреп, хәерле гомер кичерегә язсын! Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа!

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет- син булгач.

Гомерләрең озын булсын әнкәй,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә

Син бик газиз һәм бик кадерле.

 

Иң изге теләкләр белән,  тормыш иптәшең Мәүлетхан, балаларың Фәридә – Алмаз, Ильнар - Венера, Альмир - Дания, оныкларың Азат, Ильдан, Амирхан, Сәидә, Арслан, Азиза

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев