29 декабрь көнне Сауш авылыннан Каюмова Фирдәүс Васыйл кызы үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә
29 декабря 2024, 08:22
405
0
0

Кадерле әниебез, әбиебез сине матур бәйрәмең, туган көнең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздыручы әниебез. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып: “Җан җимешем, балам” – дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң – без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Әниемнең матур күзләрендә
Күпме моң һәм күпме сагыш бар.
Күңелем сизә - хәтта гомерен дә
Кызганмыйча безгә багышлар.
Иң изге теләкләр белән кызың Рушания, киявең Рамиль, оныкларың Айзилә, Зөлфәт, Зәринә һәм барлык туганнарың.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев