Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Бүген 13 нче сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбызның Шәрәфле гражданины Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының туган көне!

13 сентябрь 2025, 10:06

166

0

0

Бүген 13 нче сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбызның Шәрәфле гражданины Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының туган көне!


 

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович! Сезне  туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез.  
Без Сезне районыбызның социаль-экономик үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, заман сулышын тоеп яшәүче, олы җанлы, тынгысыз җитәкче итеп таныйбыз һәм хөрмәт итәбез.Районыбызда Сез җитәкләгән чорда зур эшләр башкарылды, халкыбызның тормыш - көнкүреш дәрәҗәсе тагын да яхшырды. Моның өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Тырыш хезмәтегез,  көчле оештыру сәләтегез, заманча фикерли белүегез, хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен уңышлы яклый белүегез белән Сез республикабызда зур абруй һәм ихтирам казандыгыз. Сезгә күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете, яңадан-яңа куанычлар телим. Куйган хезмәтегез үзегезгә бәхет-шатлык булып әйләнеп кайтсын.

Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев