Бүген, 15 сентябрь көнне, Теләче районы Үзәк бистәсендә гомер кичерүче хөрмәтле дустыбыз Гильмуллин Айнур Газинур улының туган көне - 35 яшьлек юбиле
Игьтирамлы, игътибарлы, олыны олы, кечене кече итә торган кеше син. Әти-әниеңнең ярдәмчесе, тормыш иптәшең Фирүзәгә ныклы терәк, балаларың Айгизә белән Айзатка үрнәк әти син. Нинди эшкә тотынсаң да, бар эшне дә җиренә җиткереп башкарып чыгарга сәләтле син. Акыллы һәм зиһенле булуың, оста оештыру сыйфатларың белән башкалардан аерылып торасың . Күп еллар эшмәкәрлек өлкәсендә халыкка игелекле хезмәт куясың.
Кадерле дустыбыз, сиңа гомернең озынын, бәхетнең олысын телисебез килә. Киләчәктә дә исән - имин булып яшәргә язсын сиңа.
Иң изге теләкләр белән якын дусларың.
Нет комментариев