Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез, күп шигырьләр авторы ДАМИРА РАМИЛ кызы МИҢНЕБАЕВАның туган көне
Кадерле Дамира Рамилевна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Иҗат чишмәләрегез саекмасын!
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер гомер елларың.
Иң изге теләкләр белән, “Теләчеинформ” мәгьлүмат үзәге коллективы.
Нет комментариев