Бүген Караширмә авылында яшәүче Гәйнетдинов Заһир Фәрзетдин улының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез, сине туган көнең белән тәбрик итеп, изге теләкләребезне юллыйбыз! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яссын!
Синең төсле кешеләр ул
Безгә гел үрнәк була.
Иң кыен, авыр чакларда
Таяныч, терәк була!
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алсу, балаларың, оныгың.
Нет комментариев