Хөрмәтле Айдар Мусиевич! Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, сез барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Бүген дә сез, үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче һәм җитәкче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансыз. Алдагы гомер юлларыгызны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә!
Сабыр да сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез - бары игелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек!
Нет комментариев